<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>62</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Гайсәнең куллары - Ул мәхәббәт куллары,
 Изге һәм назлы куллар.
 Син күр менә - Ул куллар канга баткан,
 Синең өчен газап чиккән Ул!

[V2]
 Бәлки син аргансың, кайгыларың җәфалый,
 Намусың хөкем итәдер.
 Тор! Кадәрле дустым, Ул менә
 Үзе сиңа кулларын суза.

[V3]
 Гайсәнең куллары - чокардан чыгаралар
 Котылу җиренә куялар.
 Бу тормыш бит, тик сүзләр генә түгел
 Бу ярату һәм гафу итү.

[V4]
 Бу куллар сузылган, сиңа да, миңа да
 Сәлам бирә алар, юата.
 Мөмкинме инде читтә басып торырга
 Һәм дә җавапсыз калырга?

[V5]
 Кил, кара син, дустым, әйбәтләп кенә кара
 Ваемсызланып син калма.
 Гайсәнең куллары - Ул мәхәббәт куллары
 Дустым, сиңа торырга кирәк.</lyrics>
<title>Гайсәнең куллары</title>
</song>